Түбән Кама Шамил Садриев истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча халыкара турнир кабул итәчәк

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Ярышларда Россия һәм якын чит илләрдән 200дән артык спортчы катнашачак.

6 декабрьдә Түбән Каманың «Дружба» спорт-сәламәтләндерү комплексында Шамил Садриев истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча ярышларның тантаналы ачылышы була.

Ярышларда Россия һәм якын чит илләрдән 200дән артык спортчы катнашачак. Ярышлар бер үк вакытта 2002-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында ике келәмдә узачак.

Ачылу тантанасы 6 декабрьгә көн сәгатенә планлаштырылган. Бүләкләү һәм ябылу тантанасы 8 декабрьдә узачак.

Шамил Садриев Түбән Кама һәм Татарстан өчен төрле спорт чараларында чыгыш ясады, чемпион шәһәрдә спорт көрәшләрен үстерүгә, шулай ук яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте.

Садриев «Нефтехимик» спорт комплексы инструкторы, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте спортчысы, билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы була. 2007 елда ул «Россиянең Атказанган спорт мастеры»дигән мактаулы исем ала. Спортчы 2010 елда вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International