Казанның синхрон фигуралы тимераякта шуу буенча командалары Россия Кубогының беренче этапларында уңышлы чыгыш ясыйлар.
Казанның ике командасы Мәскәүдә узган Россия Кубогының I этабында көмеш медальләр яулады. «Казаночка» – беренче разряд программасы буенча, «Зилант» – икенче разрядлы программа буенча.
Казанның «Идел» командасы Новоуральскида спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча тимераякта синхрон фигуралы шуу буенча Россия Кубогының II этабында бронза медаль яулады.