Яр Чаллыда адаптив һәм һәрьяклы каратэ буенча ярышлар узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

78 нче лицейның спорт залында берьюлы ике спорт чарасы узды: физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен адаптив каратэ буенча «тигез мөмкинлекләр дөньясы» ачык фестивале һәм төрле яклап каратэ буенча «КЭМПО» көрәш олимпия резервы спорт мәктәбе беренчелеге.

8-10 яшьлек катнашучылар арасында җиңүне Нелли Пасыева яулады, Самира Моргоева 2 урынны алды. 12-14 яшьлек егетләр арасында 1 урынны Максим Журавлев алды. 18 яшьтән өлкәнрәк категориядә Сергей Круглов беренче булды, Татьяна Жемела-2 урын.

«КЭМПО» олимпия резервы спорт мәктәбе Беренчелегендә 8-14 яшьлек 50дән артык спортчы катнашты. 8-9 яшьлек кызлар арасында ката-ренгка дисциплинасында беренче урынны Мирослава Тимофеева яулады, шул ук яшьтәге малайлар арасында Дмитрий Бәхтиев беренче булды. 10-11 яшьлек егетләр арасында «алтынны» Ростислав Тимофеев яулады. 13-14 яшьлек кызлар арасында беренче урынны Виолетта Францева яулады. Спортчылар Геннадий Бубновта шөгыльләнә. Аларның осталыгын профессиональ судьялар гына түгел, 78 нче лицей укучылары Аяз Таһиров һәм Илья Приемышев та бәяләде. Җиңүчеләр 22 декабрьдә Казанда Бөтенроссия турнирында шәһәр данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International