Казанның Мәскәү районы командасы «Көчле рухлылар» спорт бәйрәмендә җиңү яулады

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Казанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Көчле рухлылар» дигән спорт бәйрәме узды. Шәһәр районнарының җыелма командалары һәм шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте вәкилләре шахмат, шашка, дартс, армспорт, өстәл теннисы һәм «бочча» уенында җиңү өчен көрәштеләр.

Ярышларда Мәскәү районы командасы җиңү яулады. Икенче урынны Совет районы командасы, өченче урынны Мәскәү районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы яулады.

Моннан тыш, барлык теләүчеләр дә шәһәр инклюзив өстәл спорт уеннары фестивалендә джакколо, корнхол, кульбуто, новус һәм шаффлборд уеннарында катнаша алдылар.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International