Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиенда рәттән өченче этапны отты

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

«Дакар-2020» халыкара ралли-марафонының сигезенче этабы Вади-эль-Давасир – Вади-эль-Давасир маршруты буенча узды.

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы «Дакар» ралли-рейдының йөк машиналары категориясендәге сигезенче этабында беренче булды. Андрей Каргинов участокны 4 сәгать 24 минут 58 секунд эчендә узды, бу-агымдагы ралли-рейд этапларында рәттән өченче җиңү.

Бүген Согуд Гарәбстанында «Дакар-2020» халыкара ралли-марафонының сигезенче этабы Вади-эль-Давасир – Вади-эль-Давасир маршруты буенча узды.

Икенче урында-«КАМАЗ – Мастер» командасыннан Антон Шибалов, өченчедә-Чехиядән Алеш Лопрайс җитәкчелегендәге «Татры» экипажы. Дмитрий Сотников экипажы (»КАМАЗ-Мастер") дүртенче урынны алды.

Узыштан төшеп калган Эдуард Николаев «Дакар» да чыгышын Dakar Experience аерым зачетында дәвам итә, 46 км билгесендә иң яхшы вакыт күрсәтте һәм бишенче урынны алды.

Ралли-марафон 17 гыйнварда тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International