Павел Колобков Казанда төзелеп килүче чаңгы-биатлон комплексында булды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Россия спорт министры яңа объект төзелешенең барышы белән танышты.

14 гыйнварда Россия Федерациясе Спорт министры Павел Колобков Казанга эш сәфәре кысаларында Казанның Мирный бистәсендә урнашкан чаңгы-биатлон комплексында булды. 

Төзелеш буенча экскурсияне ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе башкарма директоры Артур Сабитов үткәрде.

"Комплекс шәһәр эчендә урнашачак, бу аны шәһәр халкы өчен уңайлы һәм үтемле итә, чөнки ул чаңгы ярышларын яратучыларны үзенә тартып тору урынына әйләнер дип өметләнәбез. Шул ук вакытта комплекс трассасы Россия чаңгы узышлары федерациясе таләпләрен исәпкә алып әзерләнә, ул сертификацияләнергә тиеш һәм анда профессиональ спортчылар арасында бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрергә мөмкин булачак», - дип сөйләде Артур Сабитов.

Элек чаңгы-биатлон комплексын төзү концепциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды, ә 2019 елның көзендә әлеге территориядә төзелеш эшләре старт алды.

Белешмә өчен:

Чаңгы-биатлон комплексы «Динамо»спорт үзәге янында урнашачак. Әлеге проект чаңгы һәм биатлон трассаларын, трибуналарны, ату мәйданын, чаңгыларны прокатка алу өчен биналар, спортчылар өчен вакс-кабиналар һәм башка хуҗалык бүлмәләрен үз эченә ала. Трассаның озынлыгы 5 км тәшкил итәчәк, барлык чаңгы һәм биатлон дисциплиналары өчен дә түгәрәкләр каралган – 0,8 км, 1,4 км, 1,5 км, 2,5 км 3 км, 3,3 км, 3,75 км һәм 5 км. 

Шулай ук кунакханәне реконструкцияләү һәм «Динамо»базасында булган парковкаларны киңәйтү күздә тотыла. Яңа спорт комплексы территориясендә укыту-тренировка җыеннары һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылачак. Алга таба биредә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча республика спорт мәктәбен урнаштыру планлаштырыла. Төзелеш берничә этапта башкарылачак.

Шулай ук Мирныйда булу барышында Павел Колобков биредә урнашкан ядрә белән ату комплексында булды, анда стендка һәм пуля белән ату буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе урнашкан. Павел Анатольевич спортчылар өчен дәресләр шартлары белән танышты, тренировкаларда катнашты, яшь спортчылар һәм тренерлар белән аралашты.

Белешмә өчен:

Стендка ату һәм пуля белән ату буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе 1961 елдан бирле эшли, ә 2011 елдан ТР Югары Ослан районында 2010 елда төзелгән «Свияга» стендка ату комплексы базасында урнашкан. Шул ук вакытта тренировкалар һәм ярышлар үткәрү урыны итеп Мирный бистәсендә (Казан) «Динамо» пуля белән ату комплексы билгеләнгән. Хәзерге вакытта Тәтеш муниципаль районында спортның бу төре узган гасырда ук барлыкка килгән һәм үсә башлаган урында-спорт мәктәбенең филиалы урнашкан. Республика спорт мәктәбе стендка ату буенча 480 спортчы – 317 һәм пуля белән ату буенча 163 спортчы әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International