Татарстан фигуристлары-Россия чемпионаты призерлары

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Синхрон фигуралы шуу буенча ярышлар Саранскида узды.

17-19 гыйнварда Саранскида тимераякта синхрон фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Казанның «Татарстан» командасы спорт мастерлары программасы буенча чемпионатның көмеш медальләрен яулады.

Дүртенче урыннарны «Идел» (Казан, КМС программасы) һәм «Казаночка» (Казан, беренче разряд программасы) командалары яулады. Яшел Үзәннең «Льдинка» командасы (беренче разряд программасы) бишенче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International