Татарстан Республикасы командасы чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатында җиңүче булды

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

Ярышлар Киров өлкәсендә узды.

28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Киров өлкәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Стартка барлыгы 500 дән артык спортчы чыкты, ә ярышлар ир-атлар арасында (15 км) һәм хатын-кызлар арасында (10 км) классик стильдә узышлар белән тәмамланды.

Ярышның соңгы көнендә Татарстан җыелма командасы чаңгычылары алты урыннан 5 призлы урын алды. Ир – атлар ярышында Владимир Фролов икенче булды (+00:44.6 сек), өченче-Сергей Ардашев (+00:45.6 сек). Алар бары Андрей Кузнецовка (Пермь крае – Красноярск крае, 39:33.1 сек.) гына оттырды.

Хатын-кызлар арасында бөтен подиумны Татарстан чаңгычылары алды. Беренче урында-Христина Мацокина (29:42.2 сек), икенче урында Ольга Сергеева (+00:57.4 сек), өченчедә Светлана Кузнецова (+00:57.9 сек).

Идел буе федераль округы чемпионатында команда зачетында Татарстан Республикасы җиңүче булды, ул ярышлар нәтиҗәләре буенча абсолют күпчелек медальләрне яулады – 30 мөмкин булган медальнең 23ен. Икенче урында Киров өлкәсе командасы, Пермь крае лидер-төбәкләре өчлеген йомгаклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International