Айрат Зәкиев – терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган пауэрлифтинг буенча Россия чемпионы

2020 елның 14 феврале, җомга

Алексин шәһәрендә (Тула өлкәсе) 3-9 февральдә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында пауэрлифтинг буенча Россия чемпионаты узды.Илнең 36 төбәгеннән 148 спортчы 10 ир-ат һәм 10 хатын-кыз авырлык категориясендә медальләр өчен көч сынашты.

Ярышларда Татарстан спортчысы, Казан шәһәрендә туып-үскән, ил чемпионы булган Айрат Зәкиев уңышлы чыгыш ясады. 65 кг. га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясап, татарстанлы 192 кг нәтиҗә күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International