Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы плей-оффка чыгу өчен көрәшне дәвам итә. Даими чемпионатта калган һәр матч команда өчен хәлиткеч була бара. Бүген түбәнкамалылар үз бозында Магнитогорскиның «Металлург» командасын 4:0 исәбе белән отты, икенче һәм өченче периодларда икешәр алка кертте.
«Нефтехимик» (Түбән Кама) - «Металлург» (Магнитогорск) — 4:0 (0:0, 2:0, 2:0). Алкаларны Берглунд (29), Шәрифҗанов (35), Хәйруллин (46), Митчелл (50) кертте. Штраф: 6-14.
56 матчтан соң түбәнкамалылар активында 56 очко, тугызынчы урын һәм плей-офф зонасыннан ике очко булды. Киләсе турда 15 февральдә «Нефтехимик» плей-оффка чыгу өчен турыдан — туры көндәш – «Адмирал» (Владивосток) командасын кабул итәчәк.