ТР Спорт министрлыгы җитәкчелеге Мисыр вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген ТР Спорт министрлыгының конференц-залында Татарстан Республикасы спорт ведомствосы җитәкчелегенең «SODIC»Мисыр делегациясе вәкилләре белән очрашуы узды.

Мисыр делегациясе ягыннан киңәшмәдә «SODIC» компаниясе идарәче директоры, Мәҗед Шәриф, Мисыр йөзү буенча милли җыелма командасы тренеры Шәриф Хәбиб һәм Африкада һәм гарәп илләрендә «Al-Ahly Club» иң көчле спорт клубы директоры Рәгыйб Мухаррам катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, халыкара эшчәнлек һәм мәгълүмати-аналитик тәэмин итү бүлеге башлыгы Марсель Мифтахов, ТР ССП дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы бүлеге башлыгы Константин Романов һәм Timerman чабышлары сериясе директоры Вадим Янгиров катнаштылар.

Делегация визитының төп максаты-республиканың спорт мөмкинлекләре, спортчыларны медик-биологик яктан тәэмин итү буенча методикалар белән танышу, спортны кадрлар белән тәэмин итү. Киңәшмә ахырында Вадим Янгиров Timerman чабышлары сериясен тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International