Владимир Леонов: БДБ илләренең I уеннарын һәм Бөтенроссия урам уеннарын әзерләү штат режимында алып барыла

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Казанның 2020 елның җәенә билгеләнгән эре спорт чараларын үткәрүгә әзерлегенә шәрехләр бирде.

«Хәзерге вакытта без агымдагы елның җәенә планлаштырылган ярышларга әзерлек эшен дәвам итәбез. Иң зур проектлар - БДБ илләре уеннары һәм Бөтенроссия урам уеннары. Ике проект та беренче тапкыр узарга тиеш һәм аларны әзерләү штат режимында алып барыла.

Турнирлар үткәрү кысаларында файдалану күздә тотыла торган инфраструктураны тулысынча аңлау бар. БДБ уеннары өлешендә объектларның әзерлеген тикшерү төгәлләнде диярлек, сервислар күрсәтү концепциясе формалаштырылды, клиент төркемнәрен аккредитацияләү эшенә әзерлек бара, ярышлар директорларын билгеләү, Уеннарның җентекле расписаниесен формалаштыру буенча федерацияләр белән тыгыз эш алып барыла, илләрдән килгән катнашучыларны билгеләү өлешендә илләр буенча җаваплы илләр белән эш алып барыла. Һәр проектның юл карталарына туры китереп, график буенча әзерлек. Һәм без коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә күчерелгән Су спорт төрләре чаралары буенча су пультына кул тотабыз.

Сүз зур спорт чаралары турында бара һәм без алар булыр дип өметләнәбез. Ничек кенә булмасын, аларны үткәрүнең максатка ярашлы булуы һәм күчерү мөмкинлеге турындагы карарлар агымдагы эпидемиологик хәлне бәяләүне исәпкә алып кабул ителәчәк».

Исегезгә төшерәбез, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннарын үткәрү 20 - 27 августка планлаштырылган. 14-23 яшьлек 3500 спортчы (спорт төренә карап) 11 илдән килер дип көтелә. БДБ илләре Уеннары кысаларында 21 спорт төрендә 230 комплект медаль уйнату планлаштырыла. БДБ илләре уеннарын үткәрү өчен Казан шәһәренең 15 спорт объектын файдалану күздә тотыла.

Казанда Бөтенроссия урам уеннарын үткәрү 26-28 июньдә Яшьләр көне кысаларында планлаштырылган. Спортның 14 төре буенча ярышларда 1000ләп спортчы катнашыр дип көтелә. Ярышларны уздыру объекты буларак Миллениум күпере янында Экстрим-парк планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International