Бүген Татарстан делегатлары 14- 22 октябрьгә кадәр Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте. Фестивальдә Татарстаннан 200 кеше катнашачак.
Яр Чаллы шәһәрендә 2017 елның 13, 14, 15 октябрь көннәрендә мәктәп укучылары өчен “Мәктәп-бизнес компанияләре. Уңышлы старт” дигән темага семинар үткәрелә.
8-10 октябрь көннәрендә Мөслимдә укучылар, аграр көллият студентлары һәм эшләүче яшьләр өчен “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” мәктәбе эшләде. 3 көн дәвамында “Мизгел” яшьләр үзәгендә ШТМ нәрсә ул? командада ничек эшләргә? кебек сорауларга тренерлар Рамил Агдеев һәм Руслан Харисов җавап бирде, егет - кызларга шаян күренешләрне язарга өйрәтте.