ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Казан шәһәрендә, Европа һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге спорт чараларын үткәрү өчен махсус төзелгән бадминтон үзәгендә, бадминтон яратучылар арасында Россия Федерациясе ярышлары булып үтте.

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышларда җиңүчеләр билгеле булды. Үз авырлык үлчәвендә призлы урын алучылар 20 мең, 15 мең һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.

WordSkills әләме эстафетасы маршруты үзендә дөнья чемпионатын кабул иткән 21 ил аша уза. Россиядә ул барлык субъектлар, шулай ук Татарстанның 43 муниципаль районы һәи ике шәһәре аша узачак.

Савино авылындагы курортта ел саен 200 мең тирәсе турист була.

Район мәдәният йорты залында үткән солдатларны озату тантанасына аларның дуслары, ата-аналары, район җитәкчелеге вәкилләре җыелды.

Ярышларга билбау көрәше үсештә булган биш районнан яшь спортчылар килгән иде.

Спартакиада программасына туп белән күнегүләр, пневматик винтовкадан ату һәм башка ярышлар кергән.

Россиянең төрле шәһәрләреннән 185 спортчы Алабуга районы башлыгы призына Бокс буенча бөтенроссиы турнирында катнашкан. Турнир 18-21 октябрьдә Алабуга шәһәрендә узды, дип хәбәр итә “Әлмәт ТВ”.

Сочида, 20 октябрьдә, 2019 елда узачак 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына волонтерлардан гариза кабул итү башланды.

ТРның Хоккей федерациясе 16 декабрьдә Кайбычның боз мәйданчыгында «Әтиемне, әниемне һәм хоккей яратам» дигән хоккей бәйрәме үткәрергә җыена.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International