Рафис Борһанов ТР спортчылары – Олимпия җыелма командасына кандидатлар белән очрашты

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
Бүген ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов спортчылар – 2014 нче елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарында һәм XI кышкы Паралимпия уеннарында катнашу өчен, спортның кышкы төрләре буенча Россия җыелма командаларына кандидатлар белән очрашты. Шулай ук очрашуда спортчыларның тренерлары катнашты.
Очрашу башында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы башлыгы билгеләвенчә, Сочида узачак Олимпия уеннарына кадәр ярты елдан азрак вакыт калды. Аның сүзләренчә, хәзер исемлектә Олимпиадага 14, Паралимпия уеннарына 3 кандидат бар. Р.Борһанов ассызыклаганча, спортчыларның бик күп сайлап алу ярышларын узасы бар әле, һәм ул мөмкин булганча күбрәк Татарстан спортчыларының Россия җыелма командасы составына керә алуына өметен белдерде. Аерым алганда, ул чаңгы ярышында һәм фристайлда (ски-кросс һәм хаф-пайп дисциплиналары) чыгыш ясаучы спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтер, дип өметләнә.
Министр спортчыларга – Паралимпия уеннарында катнашырга дәгъва кылган кандидатларга аерым игътибар бирде. “Сездән бары тик югары дәрәҗәдәге медальләрне көтеп калабыз. Һәрвакыт сезгә ышанабыз, һәм моңа нигез бар, - диде Р.Борһанов. – Без сезнең ныклыкка һәм максатчанлыкка көнләшеп карый алабыз”.

Чаңгы ярышы буенча ТР җыелма командасы баш тренеры Леонид Савосин билгеләп үткәнчә, Татарстанның 4 спортчысы: Андрей Ларьков, Анастасия Доценко, Наталья Жукова һәм Алия Ихсанова – Олимпия уеннарында катнашу өчен ачык кандидатлар. “Без план буенча әзерлек узабыз. Җәйге чор үтте, җәрәхәтләрсез. Алда иң мөһиме - кыш”, - диде А.Доценко.

Л.Савосин шулай ук Уеннарда катнашырга дәгъва кылучы спортчыларга фатирлар бирергә тәкъдим итте. “Бездә бөтен Олимпия уеннарына да кандидатлар булып тормый”, - дип асызыклады ул.
Р.Борһанов фикеренчә, Татарстан спортчыларының уңышлы чыгышы, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итү өчен яхшы сәбәп була ала.
Леонид Савосин актуаль проблемалар арасында тренерларның һәм спортчыларның хезмәт хакларын арттыруның, сыйфатлы җиһазларны сатып алуның кирәклеген билгеләде.
Татарстанның 3 спортчысы: Денис Исайкин, Нияз Нәбиев һәм Иван Панин – чаңгы ярышы буенча җыелма командасына кандидатлар булып тора. “Чыннан да, бүген беренчел бурыч – сайлап алыну”, - дип ассызыклады ТР Чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгы ярышы федерациясе президенты Әнәс Вәлиев. Аның сүзләренчә, хәзер кышкы ярышларга әзерлек бара.
Очрашу барышында спортчылар кызыксындарган сорауларын бирә алдылар. Моннан тыш, спортның төрле төрләрен үстерү һәм алар белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру турында сүз барды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International