"Созвездие-Йолдызлык – 2015" гала-концерты

26 апрель 2015 ел., якшәмбе
«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын күбрәк тамашачы күрә алсын өчен мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Созвездие – Йолдызлык – 2015» XV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгатенең гала-концертында хәбәр итте.
Татарстан лидерының бу тәкъдимен гала-концертта катнашучылар да, кунаклар да алкышлап каршы алдылар. Чара барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук балалар иҗаты коллективлары җитәкчеләренә һәм яшь башкаручыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фестивальнең иң зур бүләге – Гран-при ияләре:

"Хореография" номинациясендә – Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенең "Калейдоскоп" халык хореографик ансамбле,

"Вокал" номинациясендә – Яр Чаллыдан җырчы егет Роман Широких.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования