Татарстан көрәшчеләре билбау көрәше буенча Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

2017 елның 10 июне, шимбә

Билбау көрәше буенча Карачай-Черкес Республикасында Россия чемпионаты узды. Анда Татарстан командасы да уңышлы чыгыш ясады – республикага 3 алтын медаль кайта.

Ярышларның классик төрендә Татарстан көрәшчеләреннән Илнар Закиров (62 килограмм) – беренче, Ислам Фәләхов (68 килограмм) – өченче, Ренат Шәйхетдинов (75 килограмм) – өченче, Илмир Төхвәтуллин (82 килограмм) – өченче, Булат Мусин (90 килограмм) – өченче, Раил Нургалиев (100 килограмм) – беренче, Эльдар Хәмитов (100 килограмм) – икенче, Дамил Әдиятуллин (100 килограмм) – өченче, Фәрхәт Фәйзуллин (авыр үлчәү) – беренче, ә шул ук авырлыкта Радик Сәлахов – өченче урын яулаган, дип яза "Идел" журналы.

Россия чемпионаты 27 төбәктән 300 спортчыны үзенә җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International