Бүген футбол буенча Россиядә уза торган Конфедерацияләр кубогында ике матч каралган. Казан турнирда икенче матчны кабул итеп алырга әзерләнә – "Казан Арена" стадионында Германия һәм Чили командалары "В" төркемендә лидерлык өчен көч сынашачак.
Көннең тагын бер уены Санкт-Петербургта уза: беренче турда җиңелүгә дучар булган командалар – Камерун һәм Австралия җыелмалары үзара көч сынаша.
22 июнь. Футбол. Конфедерацияләр кубогы. "В" төркеме:
Камерун – Австралия. 18.00. "Санкт-Петербург" стадионы ("Матч ТВ).
Германия – Чили. 21.00. "Казан Арена" стадионы (Матч ТВ).