Татарстанда яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга бирелә торган дәүләт ярдәме артачак

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советы V чакырылышының 29 нчы утырышында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен дәүләт ярдәме күләмен арттыруны караган закон проекты кабул ителде.

Аерым алганда,  яшь гаиләләргә бирелә торган дәүләт ярдәменең иң югары чиге торак бәясенең 60 проценты күләмендә булырга мөмкин. Бу - Татарстан буенча гомуми торак мәйданының бер квадрат метрга карата булган уртача базар бәясе күрсәткечләреннән һәм торакның гомуми мәйданы күләменнән чыгып билгеләнә.

Ике кешедән торган яшь гаиләләр өчен мондый мәйдан 42 квадрат метрны тәшкил итәчәк, өч яки аннан да күбрәк кешедән торган гаиләләргә бер кеше башына 18 квадрат метр туры киләчәк.

Республика буенча гомуми торак мәйданының бер квадрат метрга карата булган норматив бәясе агымдагы елның I кварталына 35 мең 79 сум күләмендә билгеләнгән. Шул рәвешле, ике кешелек гаилә - 883 мең 990 сум, өч кешелек гаилә – 1 миллион 136 мең 559 сум, 4 кешелек гаилә – 1 миллион 515 мең 412 сум күләмендә дәүләт ярдәме алырга мөмкин.

Искәртеп үтик, дәүләт ярдәме, яшь гаиләләр элегрәк аны алып, аннан соң кире кайтарган акчалар хисабына бирелә.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, тәкъдим ителгән финанслау хисабы тәртибе торак шартларын яхшырту өчен дәүләт ярдәме алачак яшь гаиләләр санын арттыруга китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International