Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру

Проектның тасвирламасы

2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында хакимият органнарының төп максатларын халык алдында һәм ачык формалаштыруның мөһимлеге турында билгеләп үтте.

Халыкның активлыгы, аның инициативасы һәм республикада барган эшләр белән кызыксынуы арту хакимият органнары алдына эшчәнлекнең ачыклыгын арттыру һәм халыкны уртак эшкә җәлеп итү буенча яңа бурычлар куя.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый яктан тикшерүдә тоту буенча проект нәкъ менә шушы юнәлешкә юнәлтелгән.

Проект кысаларында киләсе елга Министрлык эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләү бурычы тора, алар тармак стратегиясен һәм дәүләт программаларын исәпкә алып, киң җәмәгатьчелек һәм экспертлар бергәлеген җәлеп итеп формалаштырыла.

Проект турында тулырак мәгълүмат, максатларны һәм бурычларны формалаштыру этапларын тасвирлау һәм катнашучы министрлыкларның хисаплары Проект порталында урнаштырылган http://publictasks.tatarstan.ru/

Максатларны халык алдында формалаштыру процессы ничек бара

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру процессы киләсе елга иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча республика Иҗтимагый палатасы раслаган экспертлар куйган тәкъдимнәр җыюдан башлана. Министрлык экспертлары арасында – күпъеллык эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган үз эшенең иҗтимагый танылган профессионаллары.

Кергән тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан карала һәм ачык онлайн-тавышка чыгарыла.

Халыктан сораштыру ел саен «Халыктан сораштыру» сервисында ай дәвамында үткәрелә. Анда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланучылар катнаша ала. Әгәр кеше әле теркәлмәгән булса да, тавыш бирүдә катнашырга тели икән,теркәлүнең гадиләштерелгән процедурасы берничә минутка сузылачак.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча тавыш бирү барышында күпчелек тавыш җыйган максат һәм бурычларның яртысы сайлап алына. Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында алар арасыннан инде киләсе елга Министрлык эшчәнлегенең биштән җидегә кадәр өстенлеге билгеләнә.

Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы ачык режимда уза. Фикер алышуда барлык кызыксынучылар, шул исәптән ММЧ һәм гражданнар катнаша ала. Моның өчен бары тик алдан теркәлү узарга кирәк, аның тәртибе Иҗтимагый совет утырышы уза торган бина мөмкинлекләрен исәпкә алып аерым аңлатыла.

Тулаем алганда, Министрлык максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру процессы 2,5 ай чамасы алып тора.

Формалаштырылган өстенлекләрнең үтәлешен иҗтимагый яктан тикшерү

Халык белән берлектә формалаштырылган өстенлекле максатларның һәм бурычларның үтәлешен иҗтимагый яктан тикшерүне тәэмин итү максатларында, аларны гамәлгә ашыру һәм расланган индикаторларның йомгаклау үтәлеше буенча хакимият органнарының халык алдында мәҗбүри хисап тотуы каралган.

Тикшерү механизмнары арасында – квартал саен хисаплар, Иҗтимагый совет утырышында башлангыч йомгакларны карау, халык алдында ачык формалаштырылган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелекнең фикер алышуы.

Проектның барлык яңалыклары белән сез безнең сайтта таныша аласыз.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International