Шәйхетдинов
Хәлил Хәмит улы
Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 12
Телефон:
(843) 222-81-03
Факс:
(843) 222-81-79
E-Mail:
minsport@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы 1969 елның 25 февралендә Саба районы Зур Шынар авылында туа.

Белеме:
Казан дәүләт педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1992-2001 елларда – Татарстан Республикасының Теләче районы администрациясендә спорт комитеты рәисе.
2001-2003 елларда – Татарстан Республикасы Теләче районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы.
2003-2005 елларда – Татарстан Республикасының Теләче районы администрциясе башлыгы урынбасары.
2005-2014 елларда – Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары
2014 елның октябереннән әлегә кадәр - Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары
07.2018 - Татарстан Республикасы спорт министры беренче урынбасары.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре:
«Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме (2004),
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005),
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале (2014),
«Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016),
«Россия Федерациясенең Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме (2019),
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2005), «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале (2009),
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2009),
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2010),
«Россиядә чаңгы узышларын үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе (2012),
«Татарстан Республикасы «Динамо» җәмгыятенә 90 ел» юбилей медале (2013),
«Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале (2013),
«Спорт һәм динамо хәрәкәтен үстерүгә аерым өлеш керткән өчен» мактаулы Алтын медале (2015),
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты (2015),
«Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыятенә 90 ел» юбилей медале (2016),
«Наркоконтроль органнарына ярдәм иткән өчен» медале (2016),
«Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2016),
«Хезмәт ветераны»медале (2017),
«Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенә 95 ел» юбилей медале (2018),
«Россиядә олимпия хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» мактаулы билгесе (2019),
«Татарстан Республикасында динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» мактаулы билгесе (2019)
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International