«Стендка һәм пуля белән ату буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе

назад

Стендка ату

Адресы: РФ, РТ, 422591 Югары Ослан районы, Медведково авылы, Бакча урамы, 1  «А» йорты

 

Хәбәрләшү өчен телефон: (843) 221-16-00

Сайты: www.shooting-rt.ru

Профиле: стендка ату (трап, скит, дубль-трап)

Эш тәртибе: Дүшәмбе-якшәмбе 09.00-18.00

Файдалануга тапшырылды: 2010

дәресләр расписаниесе  http://shooting-rt.ru/sportshkola/raspisanie-zanyatij

Хезмәт күрсәтүләр һәм прайс-лист http://shooting-rt.ru/sportkompleks/uslugi

Онлайн гариза калыру: http://shooting-rt.ru/sportshkola/zapis-on-lajn

 

      Гөрләп торган мегаполистан бераз читтә – Казаннан 30 километр ераклыкта гына актив ял һәм ату спорты белән шөгыльләнү өчен монда килүчеләргә югары класслы хезмәт тәкъдим итә торган «Свияга» стендка ату комплексы урнашкан. Матурлык буенча искиткеч урын М7 заманча автострадасы Казан белән тоташтыра. Комплекс Югары Ослан районының Введенская Слобода авылыннан ерак түгел, Куйбышев сусаклагычы ярында, өч елга – Идел, Зөя һәм Сөлчә кушылган урында урнашкан. Якында гына «Казан» тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы урын алган, биредә кунакларны урнаштыру өчен югары үсешкә ия булган кунакханә инфраструктурасы бар.

Ату корылмасы иң яңа техника белән җиһазландырылган һәм Россия һәм халыкара ярышларны уңышлы уздыру өчен кирәкле бөтен нәрсәгә ия. Комплекс халыкара спорт ату федерациясенең (ISSF) югары стандартлары нигезендә проектланган һәм төзелгән. 2010 елда «Свияга» стендка ату буенча Европа чемпионатын уздыру аренасы булды; мондый рангтагы ярыш Татарстан Республикасында беренче тапкыр уздырылды.

Комплекс территориясендә өч күнегүдә (трап, скит һәм дубль-трап) стендка ату өчен биш катнаш мәйданчык бар. Комплекс мишеньнәрне автомат рәвештә бирү өчен NASTA фин компаниясе җитештергән югары сыйфатлы машиналар белән җиһазландырылган.

Комплекс территориясендә корал бирү корпусы, медик-тернәкләндерү пункты булган укчылар клубы, уңайлы парковка, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары урнашкан. Шулай ук спортчыларның ялы, судьялар һәм комментаторлар эше өчен уңайлы бүлмәләр, VIP-зона, матбугат үзәге, функциональ укыту-административ блок һәм ресторан каралган. Ату стендлары артында тамашачылар өчен җыела-сүтелә торган өч трибуна (һәрберсе 300 урынга) урнашкан. Ату-стенд комплексының гомуми мәйданы – 158802 кв. м., комплекс төзелешләренең гомуми мәйданы – 5215 кв.м.

 

Демин Сергей Константинович
«Стендка һәм пуля белән ату буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе
Демин Сергей Константинович
Директор
Телефон:
+7 (843) 221-16-11
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International