Спорт ушуы буенча дөнья чемпионатында ир-егетләр арасында таолу чан-цюань һәм кызлар арасында тайцзи-цзянь төрләрендә беренче медальләр уйнатылды.
Таолу – ушуның тиешле күнекмәләр җыелмасыннан торган практик компоненты. Таолуда хәрәкәтләр тәртибе алдан ук билгеләнә, хореография нигезендә саклану һәм һөҗүм итү техникалары яткан аерым бер фәлсәфи принципларны символлаштыра. Болар - куллар һәм аяклар катнашында булган бәрүләр, сикерешләр һәм чүгүләр, тик торулар һәм адымнар, кочып алулар, ыргытулар, көрәш, баланслау һәм башкалар. Таолуда хәрәкәтләр җыелмасы бик бай һәм ул кораллы һәм коралсыз бик күп сугышчан техникаларны яктырта.
Ир-егетләр таолу чан-цюань төрендә ярыштылар. Бу стильнең төп билгеләре – ерак арадан ачыктан-ачык һөҗүм итү һәм аяк ярдәмендә бәрүләрне һәм әйләнмәле хәрәкәтләрне куллану. Чан-цюань стилендәге күнекмәләр комплексы ачык позицияләр, хәрәкәтләрнең югары тизлеге, һавага сикерүләрнең һәм акробатик күнегүләрнең күплеге белән характерлана.
Бу бик энергияле һәм тамашалы төр, Гимнастика сараена килгән тамашачылар берничә сәгать дәвамында моңа инанырга өлгерделәр дә инде.
Ир-егетләр арасында җиңү Кытай вәкиле Чан Чжи Чжаога эләкте, призлы өчлеккә исә Россия җыелма командасы вәкиле Павел Муратов та керде.
1. Чан Чжи Чжао, Кытай – 9,70
2. Ахмад Хулаефи, Индонезия – 9,64
3. Павел Муратов, Россия – 9,63
- Мин чыгышыма бик шатмын. Үзебездә үткән чемпионатта медаль алу икеләтә рәхәт. Турнир алдыннан медаль алырмын дип уйламаган да идем, чөнки бу төр бик катлаулы һәм көндәшләр дә көчле. Әмма программаны яхшы итеп башкарып чыга алдым һәм уңышка ирештем”, - диде чыгышыннан соң Павел Муратов.
Кызлар арасында таолу чан-цюань ярышларында беренчелекне Кытай кызы Сюэ Ван алды.
1. Сюэ Ван, Кытай – 9,68
2. Ксу Ксу, Гонконг – 9,66
3. Йи Ли, Макао – 9,64
Тайцзицюань – сугышчан сәнгатьнең бүгенге көндә иң киң таралган һәм популяр төрләренең берсе. Аның визит карточкасы – көчле энергетик хәрәкәтләр белән өзелә торган акрын ритм. Моңа ирешү өчен тыныч сулыш, эчке баланс, идеаль концентрация һәм үзеңне бер йодрыкка туплау кирәк, ә боларга исә даими шөгыльләнеп торганда гына ирешергә мөмкин. Бу дисциплинада Азия спортчыларына тиңнәр табылмады.
1. Суджин Чен, Гонконг - 9,68
2. Хан Ли Тран Ти, Вьетнам - 9,55
3. Шихо Сайто, Япония - 9,5