Павел Муратов: “Казан җанатарларының хуплавын тоеп тору бик рәхәт булды”

2017 елның 29 сентябре, җомга

Ушу буенча дөнья чемпионатының бронза медале иясе Павел Муратов Казанда ясаган чыгышыннан алган хис-тойгылар белән уртаклашты.

- Сез медаль алырмын дип уйламаган идем дидегез. Нигә алай?

- Бу шундый төр ки, анда барлык көчлеләр ярыша. Ул иң дәрәҗәле төрләрнең берсе, биредә көндәшлек бик зур, барысы да җиңәргә тели. 72 катнашучының ким дигәндә яртысы иң яхшы өчлеккә керергә дәгъва итә иде. Бер хата аркасында беренче урыннан егерменчегә тәгәрәп төшәргә дә була монда. Бик игътибарлы булырга туры килде. Мин өчлек турында уйламадым да, бары тик чыгып, барысын да матур итеп эшләргә генә теләдем. Аннан соңгысы инде жюрилар эше. Бүген миңа берникадәр бәхет елмайды.

- Үз өеңдә стеналар да булыша диләр бит.

- Үзебездә чыгыш ясау җиңелрәк булды. Бу минем өчен беренче генә дөнья чемпионаты түгел инде, әгәр беренче тапкыр чыгыш ясаган һәм ул үзебездә булган булса, кичерешләр дә башкачарак булыр иде. Әмма мондый ярышлар тәҗрибәсе бар инде, шуңа да бүген алай каты дулкынландым дип әйтә алмыйм. Нәрсәне ничек эшлисен бик яхшы аңлап тордым. Җанатарларга рәхмәт, хуплау тойганда чыгыш ясау тагын да рәхәт. Алар Россия җыема командасына булышалар.

- Алтын өчен көрәшә алган булыр идегезме? Нәрсә комачаулады?

- Мин хәзерге вакытка нәрсәгә әзер булсам, шуны эшләдем дип уйлыйм. Бу төрдә минем өчен шушысы максимум иде. Кытайлар белән ярышу минем өчен генә түгел, дөньядагы барлык спортчылар өчен дә бик кыен.  Бу аларның төре һәм алар медальләрне җиңел генә бирмәячәкләр. Алар белән көрәшеп карарга ярый һәм кирәк тә, әмма хәзергә минем өчен бронза бик яхшы.

- Казандагы чемпионатның оештырылу дәрәҗәсен ничек бәялисез? Алдарак сез булган турнирлар белән чаыштырганда ничегрәк?

- Бик яхшы. Дөнья дәрәҗәсендә яхшы. Индонезиядә дөнья чемпионатында, Кытайдагы Дөнья кубогында булганым бар, Казан алардан һич тә калышмый. Әмма Казанның зур турнирлар уздыру буенча тәҗрибәсе бик бай.

- Казандагы дөнья чемпионатына барыргамы, бармаскамы дип икеләнеп торучы спорт сөючеләргә нәрсә әйтер идегез?

- Килегез дә барысын да үз күзләрегез белән күрегез. Ушу – спортның бик матур төре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International