Россия ушучысы Ильяс Хөснетдинов Казанда уза торган дөнья чемпионатында таолу-даошуда ясаган чыгышы турында сөйләде. Ул анда сигезенче урынны алды.
- Мин үзем теләгәнчы чыгыш ясамадым. Бер хатам мине сигезенче урынга төшерде. Бу мине берничек тә акламый, билгеле. Алга таба эшләячәкмен. Әле алда тагын бер төр бар һәм анда чиста итеп чыгыш ясарга кирәк. Мин анда озын корал, таяк белән чыгыш ясаячакмын.
- Бүген нәрсә килеп чыкмады?
- Беркайчан да килеп чыкмаган очраклылык нәкъ менә бүген килеп чыкты. Бу хатаны ничек аңлатырга де белмим. Бәлки, соңгы сикереш алдыннан артыграк тырышып җибәргәнмендер. Этелгәндә аскарак утырдым һәм кылыч келәмгә тиде. Судьялар баллның уннан бер өлешен кистеләр, бу хата ясалмаган булса мин медаль алган булыр идем, бронза медаль иясенең баллары минем кисеп ташлаганчы булган балларым кадәр.
- Дөнья чемпионаты адыннан нәрсәләр көткән идегез?
- Мин хаталарсыз чыгыш ясарга исәп тоткан идем. Максимумымны күрсәтәсем килгән иде. Бу минем бурычым иде, алга табагысы инде судьялар эше.
- Судьялар иң беренче чиратта нәрсәгә карыйлар?
- Монда детальләр һәм нечкәлекләр бик күп. Судьялар иң беренче чиратта элементларны ясау техникасына карыйлар, икенче итеп сикерешләрнең һәм җиргә килеп төшүләрнең чисталыгына игътибар итәләр. Өченчесе – гомуми кабул ителеш. Монда инде рух, тизлек, корал белән әйләнешләр тизлеге керә. Барысын да техника буенча чиста эшләргә, чиста итеп сикерергә була, әмма чыгыш акрын рухта барса, аңа югары бәя куелмый. Ә югары бәя алыр өчен тизлек тә кирәк. Бию түгел бит, ни әйтсәң дә, сугышчан чыгыш. Бәрүгә бөтен көчне салырга кирәк.
- Чыгышларга ничек әзерләнәсез һәм үзегезне бер йодрыкка ничек туплыйсыз?
- Тәнне яхшылап язарга кирәк, яхшы чыгышның нигезе шунда. Мин бүген тәнне язарга иртәрәк килдем, үземне тыныч һәм ышанычлы хис иттем. Программа яхшы бара иде, әмма ахырда мин артыграк трышып җибәрдем, идәнгә кагылдым һәм нәтиҗә аяныч булды. Әмма киләсе чыгышым яхшы булыр дип ышанам. Гомумкоманда исәбе өчен көрәшәчәкбез, әле төрләр күп. Минем килеп чыкмаса, башкалар булышыр.
- Ушуда Кытай спортчыларына көндәшлек тудырып була дип уйлыйсызмы?
- Көндәшлек итәргә мөмкин. Алар да безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы кешеләр. Алар безне нәрсә белән уза дигәндә, алар бик каты сайлау аша узалар, бу Кытайдагы бик популяр спорт төре бит. Безнең тренерлар ун кешенең берсен сайлап алсалар, алар йөздән берне генә сайлыйлар. Сыйфат бөтенләй башка. Анда даими рәвештә көндәшлектә чыныгып тора торган иң яхшы спортчылар шөгыльләнә. Безнең җыелма команда да көчле, әгәр аны Кытайдагы иң көчлеләр арасына урнаштырсаң бик зур күтәрелеш китәр иде. Ни әйтсәң дә, Кытай спортның бу төренең чишмә башы ул. Алар шулай ук өстәл теннисында, суга сикерүләрдә һәм башкаларда да лидерлар. Әмма без аларны узып китәргә тырышачакбыз.