Индонезия спортчы кызы Линдсвелл Линдсвелл Казанда дөнья чемпионатларының бишенче алтын медален алды һәм чираттагы җиңүе турында сөйләде.
- Сез Казанда беренче генә тапкырдыр әле, шулай бит. Әмма хәзер безнең шәһәрне гомердә дә онытмассыз инде.
- Әлбәттә шулай! Мин биредә беренче тапкыр һәм Казан турында әле тиз генә онытып булмас. Минем Россиядә, Санкт-Петербургта булганым бар, әмма Казаннан ул бик аерыла. Биредә архитектура, табигать башка. Биредә бик рәхәт! Миңа бик ошый.
- Кайчан да булса кар күргәнегез бармы? Иртәгә Казанда кар вәгъдә итәләр.
- Чынлапмы? Карны гомеремдә бер тапкыр гына күргәнем бар (көлә).
- Сез инде күп кенә дөнья чемпионатларында катнашкансыз. Казандагы чемпионатны ничек бәялисез?
- Барысы да бик яхшы. Миңа үзебез чыгыш ясый торган арена, үзебез яши торган урын бик ошый. Мин канәгать.
- Казандагы чыгышыгыздан канәгатьме сез? Җиңүгә өмет иткән идегезме?
- Әлбәттә. Мин ярышларга бары тик бер уй белән чыгам – яхшы спортчы бары тик беренчелек турында гына уйларга тиеш. Миңа бу бик булыша.
- Инде хәзер сөйләргә ярый торган хаталарыгыз булмадымы? Барысы да сез теләгәнчә килеп чыктымы?
- Чүт кенә ялгышмый калдым (көлә).
- Индонезиядә ушу ни дәрәҗәдә популяр?
- Бик, бик популяр.
- Карьерагызны төгәлләргә җыенасыз диләр, дөресме?
- Бу минем соңгы дөнья чемпионатым.
- Ушу 2024 елда Олимпия программасына кертелсә, кире кайту турында уйларсызмы?
- Юктыр. Минем травмаларым күп һәм моны эшләү бик авыр булачак. 2024 елга кадәр озак әле. Әмма барлык спортчылар да ушуның Олимпия программасына кертелүе турында хыялланалар. Без бу вакыйга белән горурланачакбыз.
- Иртәгә планнарыгыз ничек?
- Без барлык ярышлардан соң һичшиксез бәйрәм итәчәкбез. Җирле ризыкларны татып карамаган бит әле.