Рәшит Минхаҗ: конференцияләргә миннән дә күбрәк йөрүче юктыр

2011 елның 26 декабре, дүшәмбе

Рәшит Минхаҗ – дини, милли темаларга язучы журналист. Яшьләрне ул үткер каләме, җор телле булуы белән шаккатыра. “Мәктәпкә укыганда ук журналист булам дип уйладым”, – диеп үз хыяллары белән эчкрсез бүлешә ул. Яшьләр аны исә кызыксыну белән тыңлый, әңгәмә барышында сораулар бирә. Хәзерге яшьләрне тәрбияләүдә югары уку йортында белем алу чоры нинди урынны алып тора? Университет остазларының студент язмышына тәэсире зурмы? Яшьләргә хезмәт юлын ничек башларга? Шушы һәм башка сорауларга студентлар белән аралашу барышында Рәшит Минхаҗ җавап бирде.

-         Рәшит абый, без сентябрьдән башлап кызыклы шәхесләр белән очрашабыз, аларга үзебезне кызыксындырган сораулар бирәбез, еш кына алар да бездән сорау алгалый. Студент буларак, безне кайда укыганыгыз, югары уку йортына ничек кергәнегез кызыксындыра.

-         1959 елны Мөслимдә туганмын. Мәктәптә вакытта ук журналист булырга теләгәнемне ачык хәтерлим. Шуңа да 1976 нчы елны мәктәпне бетереп килгәч, Казанга юл алдым. Әмма биредә иҗади конкурска соңга калганмын. Өстәвенә аттестатымда чит тел юк. Нишләргә? Татар бүлегенә барырырга киңәш иттеләр, кердем. Биредә укыганыма үкенмим, чөнки язучы, журналист өчен тел үзенчәлекләрен, әдәбиятны белү мөһим.

-         Сезнең укуга иң зур тәэсир ясаган шәхесләрнең исемен әйтә аласызмы?

-         Татар бүлегендә барлыгы 25 кеше иде. Ул вакытта безнең факультет тарих факультеты дип аталды. Билегеле инде, махсус журналистика һәм татар факультетлары юк иде. Әмма татар бүлегендә укуга карамастан, еш кына безне Альберт Яхин яисә Мәһдиев группасы диеп йөрттеләр. Альберт абый 7 ел “Чаян” журналында эшләгән кеше. Шуңа да аның журналистика белән кызыксынуы безгә дә тәэсир итми калмагандыр, диеп уйлыйм. Аның остазы (А.Яхинның) Йолдыз Нигъмәтуллина курсларына йөрү дә тирән белемнәр булдыруда, каләмне очлауда мөһим адым. Укытучыларыбыз безгә төрле өстәмә белем бирү буенча күп эш башкарды. Әйтеп үтелгән курстан кала, фәнни түгәрәкләргә дә йөрдек.

-         Студент беренче өч курста зачетка өчен укый, ә аннары зачет кенәгәсе аны коткара,дигән фикер белән килешәсезме?

-         Мин үзем университетның 4-5 курсларында укый башладым. Моңа кадәр, янәсе 1-3 курсларны, Минзәләдән килгән кызларның белеменә өмет итә идем. Алар мәктәптәге багаж белән 3 курска кадәр килделәр дә, аннары бездән күчерә башладылар.

-         Ә югары курсларны тәмамлагач, университетта калу теләге юк идеме?

-         Чыгарылыш курсында Яхиннан өч кеше якладык. Икебез вузда калды. Минем дә теләк бар иде, әмма дипломда “Өчле” булу сәбәпле, алмадылар.

-         Безне, бишенче курс укучылары буларак, ничек эш табуыгыз да кызыксындыра...

-         Бер ел Балык бистәсендә укыткач, аннан качтым. Казанга бардым. Ул вакытта өч кенә газет бар, берсендә дә урын юк. Бер ел тирәсе буталып йөргәч, Чирмешән газетасы редакторы үзенә чакырды. Киттем. Анда алты елга якын эшләдем.

-         Ә “Ватаным Татарстан”га ничек килеп кердегез?

-         1988 елның җәендә “Совет Татарстаны”нда  (хәзерге “Ватаным Татарстан” – авт.) урын бар, дигән мәгълүматны ишеттем. Бардым. Көзгә кадәр бераз йөгерергә туры клилде. Әмма нәтиҗә куандырырлык: октябрьдән биредә эшли бардым. Хәзер 23 ел дәверендә биредә эшлим.

-         Ул вакыттагы журналист эшчәнлеге хәзергедән аерыламы?

-         Элек журналистларны бер бүлектән икенче бүлеккә күчереп йөртәләр иде. Кызганыч, хәзер андый практика юк. Миңа төрле бүлекләрдә эшләргә туры килде. Мәсәлән, “Совет Татарстаны”нда үз эшчәнлегемне мин промышленность өлкәсеннән башладым. Хәзер дин һәм сәясәт бүлеге мөхәррире булып эшлим. Фән юнәлешен дә алып барам. Миннән дә күбрәк конференциягә йөрүче юктыр, мөгаен. Монда кимендә ярты көн утырырга кирәк, ә хәзер күпчелек журналистлар теманы тирәнтен өйрәнүне кирәкле, дип санамый.

-         Кызыклы әңгәмәгез, төпле фикерегез, гомумән, вакыт табып безнең янга килүегез өчен рәхмәт Сезгә, Рәшит абый. Сезнең тәҗрибәгез безгә киләчәк тормышта, һичшиксез, кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International