Татарстанның «Барс канатлары» командасы коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатында «көмеш» яулады

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Алексин шәһәрендә (Тула өлкәсе) Россия Федерациясе Спорт министрлыгының укыту-тренировка базасында 2018 елда коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Ярышларда җиңү өчен Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Мәскәү, Ульяновск өлкәсе, Чечен Республикасы, ХМАО-Югра һәм Приморье краеннан 8 команда көч сынашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстанның «Барс канатлары» командасы көмеш медальләр яулады. Санкт-Петербургтан «БасКИ» Россия чемпионнары булды. Бронза медальләр «Шанса» баскетболчылары активында (Төмән өлкәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International