Владимир Леонов һәм Олег Матыцин «FISU Volunteer Leaders Academy 2019не» үткәрүгә әзерлек турында фикер алыштылар

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Чара «Идел» яшьләр үзәге базасында узачак.

22 августта Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Олег Матыцин очрашуы узды. Олег Васильевич Татарстан башкаласына WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында килде.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов һәм ТР Спорт министрлыгының кураторлык бүлекләре вәкилләре катнашкан очрашу барышында яклар Казанда «FISU Volunteer Leaders Academy» III Халыкара белем бирү форумының «Идел» яшьләр үзәге базасында уздыруга әзерлек һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Академия-2019 2020 елгы Студентлар арасында дөнья чемпионатларына әзерлеккә һәм Халыкара студентлар спорты көнен бәйрәм итүгә багышланачак.

«FISU Volunteer Leaders Academy» халыкара белем бирү форумы Монпельдәге XIII FISU форумында волонтерлар бергәлеге тарафыннан башлап җибәрелгән һәм FISU президенты Олег Матыцин ярдәме белән гамәлгә кертелгән уникаль проект булып тора.

Беренче Академия Казанда, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадалар башкаласында, 2017 елның 2-8 июлендә, икенчесе – 2018 елның 14-22 июнендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International