Футбол буенча Татарстан чемпионаты 8 августта башлана

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан футбол федерациясе ирләр командалары арасында футбол буенча Татарстан чемпионаты схемасын һәм срокларын раслады. Беренчел этапның 1 нче туры матчлары 8 һәм 9 августта узачак.

Ярышларны үткәрү шартлары Роспотребнадзорның ТР идарәсе һәм ТР Спорт министрлыгы белән килештерелгән. Әлеге чараларның берсе-трибуналарда тамашачылар булмау. Әмма клубларның уеннарны онлайн-видеотрансляцияләү мөмкинлеге булачак, чөнки регламентта видеооператор, фотограф, шулай ук ТР футбол федерациясе аккредитацияләгән журналистларны арендага алу мөмкинлеге каралган.

Татарстан чемпионатында географик принцип буенча ике төркемгә бүленгән 16 команда — Казан һәм Кама аръягы командалары катнашачак.

Казан төркеме составы: «Смена (Казан), «Вахитов районы мәктәбе», «Эверест» (Биектау), «3 нче урта мәктәп — Авангард» (Яшел Үзән), «Кама» (Кама Тамагы), «Гроза» (Казан), «Савиново» (Казан) һәм «Мирас» (Казан).

Кама аръягы төркеменә «КАМАЗ» (Чаллы), «Шинник» (Түбән Кама), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «НКНХ» (Түбән Кама), «СК КАМАЗ» (Яр Чаллы), «ТатГрад» (Бөгелмә), «Әлмәт СШ» (Әлмәт) һәм «Труд» (Чистай) керде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International