Әлмәт «Нефтяник» командасы Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән иптәшләрчә матч уздырды

2020 елның 7 августы, җомга

7 августта Әлмәттә «Юбилейный» спорт комплексында җирле «Нефтяник» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик»командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Ике команда да яңа сезонга әзерлек максатыннан иптәшләрчә матчлар сериясе үткәрә.

3: 2 исәбе белән «Нефтяник» ХК җиңде. Җиңү алкасы Даниил Лапин исәбендә. Очрашу тәмамланганнан соң командалар "күнегүләр" овертаймы үткәрделәр, әмма ул бик озак дәвам итте – анда да хуҗалар көчлерәк булып чыкты.

«Нефтяник» киләсе матчларны Ижауда Тарасов истәлегенә багышланган турнирда 10-12 августта уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International