Байлар Сабасында интеллект бозылган затлар һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында өстәл теннисы буенча «Татарстан Кубогы» старт алды

2020 елның 16 октябре, җомга

16 октябрьдә «Саба-Арена» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча ЛИН һәм терәк-хәрәкәт итү сәләте зарарланган затлар арасында «Татарстан Кубогы» Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды .

Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов һәм башкалар катнашты.

Ачылу тантанасы вакытында Саба районы активын бүләкләү булды. Байлар Сабасында «Яшел Фитнес» хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Ләйсән Зарипова һәм Эдуард Мөхәммәтсабиров социаль-спорт хәрәкәтенең грамотасы белән бүләкләнделәр.

Өстәл теннисы буенча «Татарстан Кубогы» ачык турниры республикада беренче тапкыр үткәрелә. Сабага Мәскәү өлкәсе, Архангельск, Чиләбе, Чабаксар, Саратов, Кемерово һәм Татарстан Республикасыннан 81 спортчы килде. Уеннар иртәгә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International