ТР Спорт министрлыгында ведомство иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узды

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булды, аның кысаларында 2021 елга Татарстан Республикасы спорт министрлыгының максатлары һәм бурычлары исемлеге каралды.

Иҗтимагый совет эшенең төп бурычы - республика халкын дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенә җәлеп итү. Татарстан Республикасы спорт министрлыгында максатларны һәм бурычларны формалаштыру проекты икенче ел эшли.

Бүгенге көндә 23 иҗтимагый максат һәм бурычлар формалаштырылган. Аларның 15ен сайлап аласы бар, алар тавыш бирүдә катнашачак – аларның беренче 7се 2021 елга ТР Спорт министрлыгының өстенлекле бурычлары булачак.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында спорт инфраструктурасы камилләшә, шуның хисабына спорт белән даими шөгыльләнүче һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләр санын арттыруга ирешелә.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы ачык форматта узды. Анда Иҗтимагый совет әгъзалары, экспертлар, спорт министрлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, спорт инфраструктурасын үстерү һәм программаларны гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Олег Кривцов, югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, мәгълүмати-аналитик тәэмин итү һәм халыкара эшчәнлек бүлеге башлыгы Марсель Мифтахов, спорт резервын әзерләү секторы мөдире Наталья Алькаева, массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшләре бүлеге башлыгы Дмитрий Дорогов, «ГТО» Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы чараларын гамәлгә ашыру секторы мөдире Елена Фролова катнашты, адаптив физкультура һәм студентлар спорты секторы мөдире Михаил Маржохов, оештыру эшләре, эш башкару һәм контроль бүлеге башлыгы Юлия Семенова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International