«Тасма» стадионында дзюдо буенча «дзюдо ветераннары-балаларга» дигән турнир узды

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

16 һәм 17 октябрьдә «Тасма» стадионында 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча XI традицион турнир булып узды.

Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы дзюдо үсешенә зур өлеш кертүе, намуслы һәм тырыш хезмәте өчен «Тасма» спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тренеры Чигарев Ренат Равил улы «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Намуслы хезмәте, Казан шәһәрендә дзюдо үсешенә керткән шәхси өлеше өчен «Тасма» спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тренеры Ермилова Элина Алексеевна «Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты» ның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Александрович Миронов призлары белән Евдокимова Дарья (Кама Аланы) һәм Әхмәтов Тимур (Казан) бүләкләнде.

18 авырлык категориясендә призерлар һәм җиңүчеләр кубоклар, медальләр, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International