Казанда «Касатка» беренче йөзү мәктәбе капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты

2020 елның 23 октябре, җомга

Казанда капиталь ремонттан соң Рихард Зорге ур., 64 адресы буенча урнашкан «Касатка» олимпия резервы спорт мәктәбе үз ишекләрен ачты. Бу республиканың беренче йөзү мәктәбе – быел ул үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Бүген спорт учреждениесендә йөзү белән 517 бала шөгыльләнә. Казан мэры Илсур Метшин яңартылган мәктәптә булды һәм ремонт сыйфатын шәхсән үзе тикшерде.

2005 елда 1990 елда төзелгән бинада агымдагы ремонт үткәрелгән. Спорт мәктәбе бинасын капиталь төзекләндерү берничә этаптан соң башкарылды. 2018 елда төзүчеләр бинаның фасадын һәм түбәсен тулысынча ремонтладылар, диварларны җылыттылар, җылыту системасын камилләштерделәр, заманча вентиляция системасы урнаштырдылар. 2020 елның апрелендә бина эчендәге ремонт эшләренә кагылган икенче этапка керештек. Шулай итеп, техник җиһазлар, канализация системасы, вентиляция системалары, бассейн касәсен каплау, искергән су әзерләү җиһазлары алыштырылды. Дүрт юллы зур ваннаның зурлыгы 25х9 м (тирәнлеге – 120 см дан 180 см га кадәр), кече – 6х10 м (тирәнлеге – 60 см дан 90 см га кадәр) тәшкил итә.

«Касатка» спорт мәктәбе директоры Игорь Ионов шәһәр башлыгына капиталь ремонтның мәктәп тәрбияләнүчеләре өчен дә, тренерлар составы өчен дә зур вакыйга булуын сөйләде.

«Безнең мәктәпкә 60 яшь, һәм бу вакыт эчендә без бик күп профессиональ спортчылар чыгара алдык. Безнең тәрбияләнүчеләр Россия һәм дөнья күләмендә лаеклы урыннар яулыйлар», - дип билгеләп үтте Игорь Ионов.

Спорт мәктәбен тәмамлаучылар арасында – Егор Куимов-йөзү буенча Россия җыелма командасы әгъзасы һәм Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидат. Хәзер мәктәптә 15 тренер йөзү буенча 497 бала белем ала, 2 тренер 20 синхрончы тәрбияли.

Казан мэры Илсур Метшин йөзү – казанлыларның яраткан спорт төрләренең берсе, дип ассызыклады, һәм мәктәп директорыннан халыкның бинага капиталь ремонт ясаганнан соң йөзүгә күпме язылуы белән кызыксынды. «Һичшиксез, кызыксыну артты, теләүчеләр җитәрлек, килә, языла, барысы да яңа шартлардан канәгать», – дип җавап бирде И.Ионов.

«Без сәламәт яшәү рәвешен мөмкин кадәр күбрәк шәһәр халкы алып барырга омтылабыз. Бүген йөзү белән 11 меңгә якын профессиональ спортчы һәм һәвәскәр шөгыльләнә. «Касатка» мәктәбе Татарстанның да, Россиянең дә танылган чемпионнарын тәрбияләде һәм тәрбияләвен дәвам итә, һәм бу шатландыра», – дип билгеләде И.Метшин. Ул шулай ук ассызыклаганча, елдан-ел ТР башкаласында бассейннар арта бара. «Казанның меңьеллыгы елында Казанда 20 бассейн бар иде, хәзер алар 63, без бассейнлы мәктәпләр төзүне дәвам итәбез. Һәм монда республика җитәкчелеге, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Аларның барысы да спортчылар булсын, әмма йөзәргә өйрәнүләре, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары – бик шәп, һәм бу ярдәм итәргә кирәк», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.

«Касатка» бассейны бинасы 2020 елда Татарстан Республикасында спорт объектларын капиталь ремонтлау программасына кертелгән. Исегезгә төшерәбез, элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында спорт инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлау республика программасын хуплады, аны финанслау елына 500 млн.сум тәшкил итте.

Биш еллык капиталь ремонт программасы республика бюджетыннан финансланачак, гомуми сумма 2,5 млрд.сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта аңа республиканың барлык муниципаль районнарында 100гә якын кеше кертелгән. Озак вакыт дәвамында капиталь ремонт үткәрелмәгән бу объектлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International