2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе расланды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясен раслады. Стратегия, «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын исәпкә алып, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Стратегия проекты Россия Федерациясенең барлык кызыксынган министрлыклары һәм субъектлары белән килештерелде һәм киң җәмәгатьчелек фикер алышуы узды.

Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин:

"2030 елга кадәр Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясен кабул итү – илебезнең спорт өлкәсен алга таба үстерү өчен мөһим адым. Стратегияне эшләгәндә без Россиядә яшәүче һәр кешенең физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен тигез мөмкинлекләре булырга тиешлегенә таяндык. Стратегияне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2030 елга россиялеләрнең 70% даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәчәк. Икенче төп аспект-халыкара аренада Россия спортының конкурентлылык сәләтен арттыру, югары казанышлар спорты белән идарә итү һәм оештыру системасын камилләштерү һәм спорт резервын әзерләү.

Стратегиядә куелган максатларга ирешү өчен гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм физик үсеше системасын үстерү, спорт талантларын ачыклау һәм алып бару, уңайлы һәм куркынычсыз тирәлек булдыру, санлы трансформация мәсьәләләрен хәл итүче өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.

Гомумроссия спорт федерацияләре, Бөтенроссия спорт җәмгыятьләре, коммерциячел булмаган оешмалар секторы, ведомство һәм корпоратив спорт субъектлары белән хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерү планлаштырыла.

Фән һәм мәгарифне үстерү, спорт резервын һәм югары казанышлар спортын әзерләүгә инновацияләрне тизләтелгән кертү векторлары билгеләнде. Физик культура һәм спорт өлкәсенең инвестицион җәлеп итүчәнлеген стимуллаштыру, шул исәптән эшмәкәрлекне һәм дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү, бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү дәвам итәчәк. Бердәм мәгълүмат системасы нигезендә физик культура һәм спорт өлкәсен цифрлы трансформацияләү бурычы куелган.

Спорт министрлыгы исеменнән Стратегия-2030ны эшләүдә актив катнашканнарга, Россия Спорт министрлыгына үз тәкъдимнәрен юллаучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Бу-спорт федерацияләре, Иҗтимагый палата, фәнни, белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар, «Иннопрактика» компанияләре, тармак экспертлары һәм белгечләре, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары.

Уртак көч белән, комплекслы документ эшләнде, ул Россиядә физик культура һәм спорт өлкәсен алга таба үстерү нигезе булып тора һәм ил үсешенең милли максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

Стратегия-2030да Россиянең гражданнар сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм массакүләм спортка актив җәлеп ителгән, икътисади тотрыклы профессиональ спорт, допингка түземле булу, халыкара спорт аренасында югары абруй казанган әйдәп баручы спорт державасы буларак күзаллавы формалаштырылган».

Стратегия тарафыннан спорт өлкәсен үстерүдә, финанс ягыннан тәэмин итү, спорт инфраструктурасына җәмгыять ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шулай ук бу мәсьәләдә дәүләтнең төп партнерларының хокуклары һәм бурычлары, спорт федерацияләрен дә кертеп, дәүләтнең төп рольләре билгеләнә. Стратегия нигезендә Россия Спорт министрлыгының бурычы - башка ведомстволар һәм структуралар эшчәнлеген координацияләү, физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләрен икътисад һәм социаль өлкәнең чиктәш тармакларына интеграцияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International