Илсур Метшин: «безнең алда шәһәрнең ерактагы һәр районын уңайлы спорт объектлары белән тәэмин итү бурычы тора»

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

«Салават күпере» торак комплексында спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча физкультура-сәламәтләндерү комплексы, «Весна» торак комплексында баскетбол үзәге, Гаврилов урамындагы боз аренасы һәм Жилплощадкадагы бассейн проектлары әзер. «Безнең алда шәһәрнең ерактагы һәр районын уңайлы спорт объектлары белән тәэмин итү бурычы тора. Бистәнең «Салават купере» микрорайоны яки Юдино торак массивы булуы мөһим түгел», - дип белдерде бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.

2021 елда Казанда спорт инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә ике махсус спорт объекты: «Салават Күпере» микрорайоны территориясендә спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм «Весна»торак комплексында баскетбол үзәге төзү турында Карар кабул ителгән. Хәзер проект эшләре бара. Комплексларның һәркайсында профессиональ спортчылар өчен дә, шәһәр халкы өчен дә ачык булачак махсуслаштырылган, универсаль һәм тренажер спорт залларын урнаштыру планлаштырыла.

Моннан тыш, шәһәрдә мини-футбол өчен 65-нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе һәм «Ак Бүре» спорт мәктәбе территориясендә ике мәйданчык барлыкка киләчәк. Тагын ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы 41 нче һәм 43 нче гомуми белем бирү мәктәпләре территориясендә төзеләчәк. Шулай ук «Тасма» спорт мәктәбе территориясендә дзюдо спорт комплексы, Гаврилов урамындагы ябык боз сарае, Сибгат Хәким урамындагы пляж спорт төрләре үзәге һәм «Олимпиец» ябык бассейнына коры йөзү залы төзелеше планлаштырыла.

Төзелештән тыш, спорт объектларын реконструкцияләү буенча масштаблы эшләр дә башкарылачак. «2021 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән «Мотор» һәм «Савиново»футбол спорт мәктәпләрендә капиталь ремонт планлаштырылган. Шулай ук Казан олимпия резервы училищесының түбәсе ремонтланачак», - дип өстәде спикер.

2020 елда Дәрвишләр торак массивындагы «Ракета» стадионын реконструкцияләү буенча проект эшләре тәмамланды. Объектта трибуналарны, спорт Сараен, суыту станциясен реконструкцияләү, шулай ук территорияне төзекләндерү һәм тагын бер суыту станциясен төзү планлаштырылган. Эшләрне дүрт этапка бүлү карала.

Быел җәйге сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасы буенча «Яшь гвардия» лагеренда төзү-монтаж эшләре, шулай ук «Экран» лагере буенча проект эшләрен башлау планлаштырылган. Капремонт үткәрү әлеге учреждениеләрнең үткәрү сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Әлегә бу проектлар гына, әмма алар әзер инде,моңа шактый акча тотылган. Татарстан һәм Россия Финанс министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министрлыгы быел акча табарлар, тиешле финанслау алырбыз дип ышанабыз», - диде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мөһимлек буенча бу объектлар территорияләр үсешеннән дә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, сәламәтлек саклау объектлары төзелешеннән дә калышмый. «Бу-балаларның, яшүсмерләрнең мәшгульлеге, бу барлык Казанлыларның да сәламәт яшәү рәвеше: яшьләр дә, профессиональ спортчылар да, өлкәннәр дә. Шуңа күрә спорт инфраструктурасын үстерү – безнең «сәламәт җәмгыять» партия программасының мөһим өлеше», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International