Казанда Синхрон йөзү буенча Россия беренчелеге узачак

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Су спорт төрләре сараенда (Сибгат Хәким ур., 70) синхрон йөзү буенча Россия беренчелеге узачак. Ярышларда 2002-2006 елларда туган яшүсмерләр һәм яшүсмер кызлар катнашачак.

Россия беренчелеген ачу тантанасы 27 гыйнварда 15: 30 сәгатьтә узачак. Чарада Бөтенроссия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Татьяна Покровская катнашачак.

Ярышлар программасы:

26 гыйнвар (сишәмбе) - килү көне

09: 30-20: 00 музыка астында күнегүләр

18: 00 җирәбә салу, судьялар киңәшмәсе

27 гыйнвар (чәршәмбе)

09: 45-10: 45 разминка

11: 00-14: 00 ДУЭТЛАР/дуэтлар-катнаш – техник программа

Бүләкләү

14:20-15: 20 разминка

14: 30-15: 15 РУСАДА, спортчылар

15: 30 – ачылу тантанасы

15: 45-17: 15 – комби, бүләкләү

17: 15-19: 00 тренировкалар

28 гыйнвар (пәнҗешәмбе)

08: 00-09: 00 разминка

09:10-12: 10 дуэтлар/дуэтлар-катнаш – ирекле программа

Бүләкләү

12: 20-13: 15 РУСАДА, спортчылар

13: 30-16: 30 соло-техник программа, бүләкләү

29 гыйнвар (җомга)

09: 45-10: 45 разминка

11: 00-14: 30 соло-ирекле программа, бүләкләү

14: 30-15: 30 разминка

14: 30-15: 15 РУСАДА, спортчылар

15: 45-17: 45 төркем – ирекле программа, бүләкләү

18: 00-19: 00 тренировкалар

30 гыйнвар (шимбә)

09: 45-10: 45 разминка

11: 00-13: 00 акробатик төркем, бүләкләү

13: 00-14: 30 разминка

14: 45-17: 00 җыелма командага сайлап алу (15-18 яшь), 1 этап

31 гыйнвар (якшәмбе) - китү көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International