Мария Шекерова милли җыелма команда составында самбо буенча Европа чемпионатында чыгыш ясаячак

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Татарстан спортчысы Мария Шекерова хатын-кызлар арасында самбо буенча Россия чемпионатының көмеш медален яулады һәм быел май аенда Кипрда узачак Европа чемпионатында милли җыелма команда составында чыгыш ясау хокукын алды.

Самбо буенча Россия чемпионаты Оренбургта 27 февральдән 1 мартка кадәр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International