Казанда ирекле көрәш буенча ярышлар старт алды

2021 елның 17 апреле, шимбә

17 апрельдә «Ак Барс» көрәш сараенда ир-атлар арасында ирекле көрәш буенча халыкара класслы СССР спорт мастеры Виктор Федорович Маркелов хөрмәтенә Казан шәһәрендә «Татарстан-Мастерс» Бөтенроссия турниры старт алды. Турнирда Россиянең 15 регионыннан 150ләп катнашучы катнаша.

Турнирда катнашучыларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде:

«Бөтен Россия көрәшчеләре атлетларның Бөек җиңүләрен хәтерлиләр һәм барлык турнирларда да Россия ирекле көрәшенең байрагын горур йөртәләр. Ярышлар югары дәрәҗәдә узар һәм тамашачыларга бик күп кызыклы ярышлар бүләк итәр дип ышанам! Безнең спортчылар өчен җан атабыз», - диде Хәлил Хәмит улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International