Татарстан спортчылары бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

2021 елның 14 мае, җомга

9-13 майда Багратионовскида (Калининград өлкәсе) Җиңү көненә багышланган бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең бадминтончылар активында 9 алтын, 6 көмеш һәм 8 бронза медаль бар. Пьедесталга Алексеевск, Әлмәт, Саба районнары һәм Казан шәһәре бадминтончылары күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International