Россия спортчылары Казанда уза торган БДБ илләре уеннарында 40 алтын медаль яулады

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Россия спортчылары Казанда БДБ илләренең беренче уеннарында 67 медаль яулады инде. Россия җыелма командасы активында 40 алтын, 15 көмеш һәм 12 бронза медаль бар.

Медальләрнең гомуми саны буенча Казахстан икенче урында тора-45 медаль (шуларның 6сы-алтын). Үзбәкстаннан килгән спортчылар арасында 36 медаль, шул ук вакытта алтын медаль – 14.

Россиялеләр иң күп медальләрне бокста (15 алтын, 8 көмеш һәм 6 бронза) яулады. Билбау көрәшендә Россия 4 алтын, 1 көмеш һәм 6 бронза медаль алды.

Шулай ук россиялеләр 27 медаль (21 алтын һәм 6 көмеш) яулап, спорт көрәшендә үзләренә тиңнәр булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International