Юлия Зайцева тхэквондо буенча 2022 елгы Европа чемпионатына юллама белән тәэмин итте

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

15-17 сентябрьдә Истанбулда (Төркия) Taekwondo WT-2021 Президенты Кубогы уза.

Ярышларның беренче көнендә Татарстан спортчысы Юлия Зайцева 62 кг. га кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулады, шуның белән 2022 елгы Европа чемпионатына юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International