ТР җыелма командасы грек-рим көрәше буенча VIII Бөтенроссия ярышларына әзерләнә

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Ярышлар 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында узачак һәм РСФСРның Атказанган тренеры М.М. Сәхәбетдинов истәлегенә багышланачак. Турнир шулай ук ил җыелма командасына эләгү өчен сайлап алу чарасы булып тора.

Татарстан спортчылары баш тренер Данис Таһиров җитәкчелегендә «Олимпиец» спорт комплексы базасында яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше ярышларына әзерләнә. «Җыеннарда республиканың җиде шәһәреннән 16 спортчы катнаша. Ярышларга кадәр бик аз вакыт калды, шуңа күрә хәзер без техник яктан һәм физик яктан спортчыларны турнирга дөрес итеп әзерлибез. Төп тренировка җыеннары бездә июль аенда булды, - дип сөйләде баш тренер.

23-27 сентябрьдә «Ак Барс» Көрәш Сараенда яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Спортчылар ун авырлык категориясендә ярышачаклар: 55, 60, 63, 67, 72, 77, 82, 87, 97 -130 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International