ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Казанның «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчесе Серафим Солодовников 400 метрга йөгерүдә 45,96 секундта дистанцияне үтеп, Европаның яңа яшүсмерләр рекордын куйды.

Санкт-Петербургта егетләр һәм кызлар арасында Гире спорты буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Турнирда 42 төбәктән 447 спортчы катнаша.

Татарстан спортчысы Айгөл Хәбибуллина пуля белән ату буенча Россия чемпионатында ВП-60ж күнегүендә җиңү яулады. ярышлар 6 февральдә Ижевскның җиңел атлетика манежында старт алды.

Кичә, 11 февральдә, «УРАМ» экстрим-паркында брейкинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда үз төбәкләрендә сайлап алу үткән 400дән артык иң көчле спортчы катнашты.

Кичә, 11 февральдә, «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Ф.П. Симашевның чаңгы узышлары буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.


11
февраль, 2024 ел
якшәмбе

Турнирда Идел буе федераль округының 13 субъектыннан 140 Юниор һәм 90 кыз катнашты, Татарстан Республикасы исеменнән 28 катнашучы чыгыш ясады.

11 февральдә Нагорный бистәсендә трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда икебәйге буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларының беренче көне тәмамланды. Анда Лениногорск, Әлмәт һәм Казаннан 79 спортчы катнашты. Ярышларның беренче көнендә HS-42 m һәм HS-72 m трамплиныннан чаңгыда сикерүләр узды.

Бүген, 11 февральдә, Татарстан спортчысы параллель гигант слаломында бронза медаль яулады, өченче урын өчен узышта Алина Рафикованы җиңде.

Чарада шәһәрнең 1000гә якын кешесе катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International