Идел буе университеты студентлары билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә узган студентлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында турнир хуҗалары-Идел буе спорт университеты җыелма командасы җиңү яулады. Югары уку йорты көрәшчеләре активында 6 алтын, 2 көмеш һәм 7 бронза медаль бар.

Россия студентлар чемпионатында Россиянең 13 ВУЗыннан барлыгы 71 студент-көрәшче катнашты.

Идел буе спорт университетының 4 нче курс студентлары Регина Нуретдинова, Александра Утехина, Алексей Абрамов һәм Андрон Абдуллин, шулай ук икенче курс студентлары Әлфинә Фәхретдинова һәм Анастасия Сагатдинова студентлар арасында ил чемпионнары булдылар. Күптән түгел вузны тәмамлаган Илнар Закиров һәм 4 курс студенты Эмиль Җиһаншин турнирның көмеш призерлары булдылар. Бронза медальләрне магистрант Шамил Чевик, икенче курс студентлары Тимур Осман, Макар Тимошенко, Алена Воложанина, Язилә Шәймәрданова һәм Айнур Галимҗанов, шулай ук 4 курс студенты Александр Кузнецов яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International