Илсур Метшин мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шөгыльләнә торган шартлар белән танышты

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Казан мэры Илсур Метшин ТР башкаласының Авиатөзелеш районындагы «Триумф» спорт комплексында булып кайтты. Шәһәр башлыгы учреждениенең инфраструктурасы һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шөгыльләнә торган шартлар белән танышты, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән аралашты.

Спорт комплексы буенча экскурсияне «Авиатор «физкультура-спорт берләшмәсе «олимпия резервы спорт мәктәбе» генераль директоры Роман Ивачев үткәрде. Аның сүзләренә караганда, 2010 елда төзелгән спорт комплексы Авиатөзелеш районында яшәүчеләр арасында зур популярлык казана, ул үз эченә ике бассейн, тренажер залы, аэробика өчен зал, сауна, бильярд, шулай ук боз аренасын ала.

«Триумф» та йөзү белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә шөгыльләнә. Спорт комплексы пандуслар, тактиль плитка, аз хәрәкәтләнүче халык төркеме өчен бәдрәф белән җиһазландырылган, биредә лифт, шулай ук коляскаларда йөрүче кешеләргә суга төшәргә мөмкинлек бирүче күтәрткечләр бар. Хәзер спорт комплексында даими рәвештә йөзү белән сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 50гә якын кеше шөгыльләнә, шуларның 30% ы – балалар. Дәресләр индивидуаль рәвештә дә, адаптив-физик культура буенча тренер белән 5әр кеше төркемнәрендә дә уза. Балалар белән бергә ата-аналарга да йөзү рөхсәт ителә.

Альберт Салихов Казанда 37 муниципаль спорт объектының җидесе мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен тулысынча җайлаштырылган, шул исәптән коляскадагы инвалидлар өчен дә, объектларның 60%-ы начар күрүчеләр өчен дә ачык, дип сөйләде. Объектларда юнәлешле плиткалар, баскычлардагы якты наклейкалар, Брайль табличкалары, тактиль күрсәткечләр бар. "Бүген иң проблемалы объектлар булып совет чорында төзелгән объектлар кала, бу-18 спорт объекты. Аларның күбесендә коляскадагы инвалидлар өчен шартлар тудыру мөмкинлеге юк, әмма шул ук вакытта объектлар башка категория инвалидлар өчен җайлаштырыла», – дип сөйләде Альберт Салихов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан спорт учреждениеләре физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен төрле ярышлар һәм турнирлар кабул итә. Шулай итеп, бу елда сәламәтлек үзенчәлекләре булган 300 дән артык кешене колачлап 7 чара үткәрелгән.  Бу сан яңа коронавирус йогышы пандемиясе белән дә бәйле иң зур күрсәткеч түгел, әмма без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, һәм ел саен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаралар санын арттырачакбыз, – дип хәбәр итте планнары турында Альберт Салихов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International