Узган ялларда Казанда «Искәндәр» манежында хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Татарстан Республикасы чемпионатының икенче туры тәмамланды.
Ярышларда 10 команда катнашты. Финал уеннары соңгы минутларга кадәр киеренкелектә торды, команда уңышка тигез шанслар белән лидерлык өчен көрәште.
Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын - Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе;
2 урын - КЮИ;
3 урын - КАИ.