Анна Казарновская тхэквондо буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

25-27 ноябрьдә Эр-Риядта тарихта беренче тапкыр хатын-кызлар арасында дөнья чемпионаты статусында үткән G-4 «Эр-Рияд Опен» категориясендә турнир узды.

Яр Чаллы спортчысы Анна Казарновская тхэквондо буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. 49 кг. га кадәр авырлык категориясендә ул икенче россияле Галина Медведевага оттырды. 

Россия җыелма командасы Согуд Гарәбстаны башкаласында түбәндәге рәвештә чыгыш ясады: ике җиңү, дүрт икенче урын һәм ике өченче урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International