18-29 ноябрь көннәрендә Төркиянең Анталья шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында шашка буенча дөнья чемпионаты узды.
Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Татарстан спортчысы, спорт мастеры Чулпан Габдулганиева беренче урынны яулады һәм дөнья чемпионы булды. Гомумкоманда зачетында Россия җыелма командасы 3 урынны яулады.